Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент сайлау көннәрендә лотереяга чыккан машина оештыручының «теща»сына эләккән

news_top_970_100
Президент сайлау көннәрендә лотереяга чыккан машина оештыручының «теща»сына эләккән
Видеодан скриншот

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә 21 мартта «Златоуст өчен – бөтен гаилә белән» дигән лотерея нәтиҗәләре билгеле булган. Призлар уйнату «Гайдаровец» дигән иҗат йортында оештырылган. 26 мартта җиңүчене бүләкләү видеосы таралган.

Күпчелек призлар «Гайдаровец» иҗат йорты директоры Алексей Разумейконың туганнарына чыккан. Мисалга, аның хатыны көнкүреш техникасы откан. Төп бүләк – «Lada Vesta» автомобиле клубта сакчы булып эшләүче хатын-кыз, директор Разумейконың «теща»сы Светлана Рясновага чыккан. Бу хакта Златоуст халкы «ВКонтакте» социаль челтәрендә «ЧП / ДТП Златоуст» төркемендә хәбәр итә.

Разумейко викторинаның җиңүчесе аның хатынының анасы булуын раслаган, ләкин аны гаепләүчеләр белән килешми. Ул нәтиҗәләр ясау өчен мәйданчык кына биргән, приз уйнатуны оештыручы ул түгел икән.

«Әйе, ул – хатынымның әнисе, әйе, ул җиңде. Ләкин ул кеше түгелме әллә? Уен узды, анда күзәтүчеләр бар иде, алар шунда утырды һәм барысын да күреп торды. Камералар бар иде», – дип аңлатма биргән Разумейко «74.ру» сайты хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, хатыны һәм «теща»сы бүләкләрдән баш тарткан. Ә Ряснова үзе, камерага нәтиҗә ясаганнан соң, машинада дачага барырга планлаштыруын сөйләгән булган. Директор Разумейко үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Тикшерү башланган. «Эчке эшләр министрлыгының Златоуст шәһәре буенча бүлегендә тикшерү бара. Оештыручылардан документлар алынды, кайбер затлардан сорау алу дәвам итә», – дип җавап биргәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Чиләбе өлкәсе шәһәрләрендә президент сайлау көннәрендә төрле викториналар уздырылган, анда катнашу өчен билетларны сайлау участокларында алганнар. Көньяк Уралда яшәүчеләр арасында 16 мартта машина, телефон һәм фатир отучылар бар, дип яза «Ura.ru».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100