Президент кемгә буйсына?
«Россия халкына, сайлаучыларга», — дип җавап бирде Путин.
Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, президент Россия халкына буйсына. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
30 июньдә Путин унсигезенче тапкыр туры элемтә уздырды.
Аннан «Президент кемгә буйсына?» — дип сорадылар.
«Россия халкына, сайлаучыларга», — дип җавап бирде Путин.
«Кешеләр сайлау тартмалары янына килгәндә, үзләренең сайлау мөмкинлеген файдалана. Бу теләсә кайсы дәрәҗәдә — җирле, төбәк, яки гомумхалык дәрәҗәсендә шулай. Әлбәттә, бу очракта президент, ил башлыгы буларак, аңа югары ышаныч күрсәткән кешеләргә буйсына», — диде ул.