Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Премиянең яртысы – җитәкче кесәсенә»: Агрохимия институтының җитәкчесе хөкем залында

Татар агрохимия һәм туфракны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты экс-директорының шау-шу тудырган эше Казанның Идел буе судына килеп җитте. Аны хезмәткәрләренең премияләре белән махинацияләрдә гаеплиләр. Ул күпләргә таныш схема буенча эш иткән: хезмәткәрләргә премияләр түләнгән, алар шул акчаларның бер өлешен җитәкчеләренә кертеп биргән.

news_top_970_100
«Премиянең яртысы – җитәкче кесәсенә»: Агрохимия институтының җитәкчесе хөкем залында
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хезмәткәрләре премиясеннән миллион ярым сум акча җыйган»

Казанның Идел буе судында Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Татар агрохимия һәм туфракны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты экс-җитәкчесе Елена Прищепенко эше буенча процесс башланды. Бу хакта «Татар-информ»да Дмитрий Шатров яза.

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатын акча үзләштерү буенча 3 эпизодта гаеплиләр. Аны узган елның май аенда ук тоткарлыйлар һәм аңа карата интернеттан файдалану һәм эш урынына баруны тыю чарасы күрелә.

Мәскәү районы прокуроры ярдәмчесе Булат Галимовның гаепләү нәтиҗәсен игълан итү өчен 2 сәгатьтән артык вакыты китте.

Тикшерү версиясе буенча, Елена Прищепенко 2019 елның декабреннән 2022 елның декабренә кадәр, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең Татар агрохимия һәм туфракны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе буларак, үз кул астында эшләүче хезмәткәрләрдән премияләренең бер өлешен үзенә бирүне таләп итә. Эш материалларыннан күренгәнчә, фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре, акчаның бер өлешен бирмәсәләр, эштән җибәрелүдән яки премия бөтенләй түләнмәүдән курка.

Елена Прищепенко тикшерүчеләргә бу акчаны учреждение ихтыяҗлары өчен алуын әйтә. Шулай итеп, 3 ел эчендә ул 1,5 миллион сумга якын акча җыйган. Тикшерүчеләр бу акчалар үзләштерелгән һәм шәхси ихтыяҗларга тотылган, дип саный. Элекке директор үз гаебен тулысынча таныган һәм хәтта элеккеге хезмәткәрләренә, 3 кешегә, 60 мең сумнан артык акча кайтарган.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Тәнәфес вакытында адвокат «Татар-информ»га ни өчен әлеге эшнең аерым тәртиптә каралмавын аңлатты.

«Маддәсе авыр булу сәбәпле, эшне аерым тәртиптә карап булмый. Минем якланучым гаебен тулысынча таныса да», – диде адвокат.

«Акча турында сөйләшүне әдәпсезлек дип саныйм, шуңа күрә хезмәттәшләрем белән сөйләшмәдем»

Барысы 3 зыян күрүче бар – алар барысы да фәнни хезмәткәрләр. Әлеге утырышка икесе генә килгән иде: фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы хезмәткәре һәм хәзер инде анда эшләмәүче кече хезмәткәр. Прищепенко беренчесенең премияләреннән 635 мең сум, икенчесенекеннән ярты миллион сум акча алган. Бүген судка килмәгән өченче хезмәткәр Прищепенкога 407 мең сум биргән.

Фәнни-тикшеренү институтының беренче хезмәткәре акчалата премияләр алуын раслады, квартал түләүләре 40 меңнән 250 мең сумга кадәр җиткән.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Түләүләр һәм премияләр билгеләү турында карарны Елена Прищепенко җитәкчелеге кабул итә иде, ул алдан «түләүләр булачак» дип хәбәр генә бирә иде. Мин һәрвакыт алган сумманың якынча 50 процентын бирә идем. Бу шулай иде. Мин банкоматтан акчаны ала идем һәм аны кәгазьгә төреп, аның кабинетында калдыра идем. Ул миңа моның институт ихтыяҗлары өчен икәнлеген әйтә иде, һәм мин моңа ышана идем», – ди Прищепенконың элеккеге хезмәткәрләренең берсе.

Ачыкланганча, элекке хезмәттәшләр, ә хәзер инде зыян күрүчеләр, акча турында сөйләшмәгәннәр. Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр акча турында сөйләшүләрне «әдәпсезлек» дип санавын аңлатты. Ул үзеннән башка тагын башкаларның да җитәкчеләренә премияләренең бер өлешен биргәнлеген белмәвен әйтте.

Прищепенконың адвокаты әйүенчә, ул элеккеге хезмәткәрләренә килгән зыянны капларга тырыша. Аның сүзләренчә, ул инде 7 мең сумны кире кайтарган.

Киләсе утырышта зыян күрүчеләрдән сорау алу дәвам итәчәк, аннары Татар агрохимия һәм туфракны өйрәнү фәнни-тикшеренү институтының элеккеге башлыгына сүз биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100