news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Прәннек рецепты

news_top
Прәннек рецепты
Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова әнисенең прәннек рецепты белән уртаклаша.

Ингредиентлар: 0,5 литр катык, 1 бал кашыгы сода, 3 йомырка сарысы, 1,5 чәшке стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 бал кашыгы тоз, 7 стакан чамасы он.

Сироп өчен: 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка агы кирәк. Аны миксер белән күпертәбез, артык куе булырга тиеш түгел.

Камыр өчен барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга. Прәннек формасына китереп ясарга. Аннары 180 градуска кадәр кызган духовкага 20-25 минут пешерергә.

Прәннек пешеп чыккач та, йомырка агыннан ясалган массага салып болгатырга һәм берәмләп тезеп куярга. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар