news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Паркта эшләүче ир-атны арысланнар ботарлап ташлаганын туристлар күреп торган

news_top

Таиландтагы Бангкок шәһәрендә «Мир сафари» паркында фаҗига булган. Каравылчы ир-ат ерткычларга азык алып килгән, шул чакта аңа берьюлы берничә арыслан ташланган. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр итә.

Паркка килгән туристлар башта җәнлекләрне кычкырып куркытырга тырышып караган, соңыннан сакчыларны чакыртканнар. Кораллы кешеләр ерткычларны куып җибәргән. Әмма каравылчыны коткара алмаганнар – ул күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм һәлак булган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 сентябрь 2025
    Исемсез
    Таиландка бармаска кирәк. Беткән мени яхшы илләр, например Кытай. Яратам инде шуларны...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар