Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Прага язы"на 50 ел: совет армиясенең Чехословакиягә гаскәр кертүенә каршы чыккан Рәмзи Илялов тарихы

50 ел элек, 1968 елның 21 августында “Дунай” операциясе башлана – Совет Армиясенең бер өлешен һәм Варшава килешүенә кергән илләр гаскәрләренең бер өлешен Чехословакиягә кертәләр. Илдә дә, дөнья күләмендә дә Чехословакияне яклаучылар табыла. Сигез мәскәүленең “Сезнең һәм безнең ирек өчен!” дигән шигарь астында үткәргән демонстрациясе алар өчен төрмә белән тәмамлана. Татар АССРында да Чехословакияне яклап чыгалар. Казанда “Прага язын” яклаучылар ның берсе - журналист һәм язучы Рәмзи Илялов була.

news_top_970_100
"Прага язы"на 50 ел: совет армиясенең Чехословакиягә гаскәр кертүенә каршы чыккан Рәмзи Илялов тарихы

Басып керү алдыннан: Рәмзи Илялов чехларны кире чигенмәскә чакыра 

25 июль көнне “Учительская газета” хәбәрчесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәмзи Илялов Чехословакия компартиясенең төп газетасы “Руде право”га “Һәркем үз өендә хуҗа” дип аталган хат-кисәтү яза. Анда ул Чехословакияне Советлар Союзының ташламаларына алданмаска, бирелмәскә өнди. Бу вакытка Чехословакия һәм СССР берничә ай дәвамында киеренке сөйләшүләр алып барган була. Советлар союзы җитәкчелеге Чехословакия реформалар уздырып, көнбатыш сәясәт юнәлешен алыр һәм союздаш булудан туктар дип курка. Совет басмаларында реформалар даими тәнкыйтьтләнеп тора, бигрәк тә “Правда” газетасының 1968 елгы июль санындагы мәкалә Иляловның күңеленә тия.

Ул вакытта хат адресатына барып җитә алмаган, ләкин Казан шәһәре КПСС горкомына килеп җиткән, чөнки хатны алып калган булалар. Һәрхәлдә, соңыннан язучы үзе комитетка язган мөрәҗәгатьләрендә шулай дип әйткән.

“Кемнең кемлегенә карамастан тәнкыйтьләү – партия тормышы законы менә нинди булырга тиеш. Дуслар, бездә бит бернинди дә ирек юк. Сез безнең матбугатны күзәтеп барасыз, бернинди дә тәнкыйть калмады, ә тоташ “Ура!”, “Ура!” гына – хәтта укырга да җирәнгеч. Чит ил тормышын гына тәнкыйтьлибез. Башкаларны өйрәтәбез. Үзебезнең озын борыныбыз белән башкларның эшенә тыкшынабыз һәм үзебезнең борын төбендә нәрсәләр булып ятканын күрергә теләмибез”, - дигән Илялов чехословакларга язган хатында. “Конституциядә язылган сүз, җыелыш, матбугат иреген беркемгә дә бозарга рөхсәт итмәгез”, - дип өнди ул хатта.

Басып керү һәм тәнкыйть

21 августта Чехословакия территориясенә барыбер совет гаскәрләре кертелә. Реформаторлар лидеры Александр Дубчекны үзгәртеп коруларны туктату турында протоколга кул куярга мәҗбүр итәләр, ә операция үзе кан коешсыз гына узса да, Чехословакия халкы аны дошманлык хисе белән каршы ала.

Илялов бу хәлләргә бик кискен мөнәсәбәттә була. Аның “Ярдәм түгел, ә оккупация” дигән икенче ачык хаты французларның “Юманит” коммунистлар газетасында бастыру өчен шул ук елның сентябрендә юлланган була. Ул да адресатына барып җитә алмый кала һәм Илялов хакимиятне хатны тотып калуда гаепли.

“Совет гаскәрләренең, халык һәм аларның законлы лидерларының теләгенә каршы килеп, Чехословакиягә керүе турында, “дустанә миссия” башкару, “туганнарча ярдәм күрсәтү” дип, бар дөньяга күпме кирәк, шулкадәр кычкырырга була. Бу сүзләрдән хакыйкать үзгәрми – басып алучы чакырылган кунак була алмый. Юк, дуслар, корал кулланып ярдәм итәргә алынмыйлар,  хуҗалар чакыруыннан башка булышырга килмиләр”, - дигән Илялов.

Партиядән чыгару

Бу белдерү нәтиҗәсез калмый. Илялов эшен Казан горкомы тикшерә башлый. 1968 елның көзе дәвамында шәһәрнең партия җитәкчелеге Иляловны берничә мәртәбә сөйләшүләргә чакыра. Илялов һәрвакыт үз фикерен яклый, шуңа күрә 21 ноябрь көнне КПССның Бауман райкомы аны партиядән чыгару турында карар кабул итә. Илялов үзен коммунист буларак партия карарын тәнкыйтьләргә хокуклы санап, апелляциягә бирә. 1969 елның 14 гыйнварында Казан горкомы Иляловка чыгарылган караны үз көчендә калдыра. Февраль аенда журналист ачык хатны горкомга яза.

Иляловның 1969 елның гыйнварында партия горкомына язган хаты фрагменты. Татарстан Республикасы Милли архивы фотосы

Бу хат барысына караганда да кискенрәк була. Ул “Бөек держава шовинизмы – менә ничек атала бу” дигән башисем белән була, анда гаскәрләрне кертү генә түгел, ә совет сәяси тәртипләре дә нык тәнкыйтьләнә.

“Чынлыкта, бездә нинди демократия турында сүз барырга мөмкин, иҗтимагый тормышның бар яклары да, бар нечкәлекләренә кадәр өстә язылган һәм бердәм дирижер таягы белән җайга салына, барлык дәүләт һәм партия органнарына һәм форумнарына сайлаулар - фикция: кандидатлар алдан ук билгеләнгән һәм җыелышка шулар тәкъдим ителә”, – диелгән хатта. Хат ахырында Илялов үзенең партиядә калмаячагын да белдергән.

Рәмзи Илялов – “Зоркий” теплоходы рульчесе. Татарстан Республикасы Милли архивы фотосы

Үзгәртеп кору чорында Иляловны аклыйлар, ул белдергәнчә, аны фронтта булуы гына ГУЛАГтан саклап калган. Ләкин шулай да аңа журналистиканы ташларга туры килә. 1970 еллар дәвамында ул “Зоркий” теплоходында рульче һәм шофер булып эшли. Аны, горкомның махсус карарын нигезендә, партиягә кабат бары тик 1989 елда гына алалар. Вафат булганчы, 2009 елга кадәр Илялов әдәби әсәрләр яза. Аның иң танылган әсәрләре – “Детектив вторгается..” һәм “Батыр уходит в легенду” повестьләре. Инде 90 нчы, 2000 нче елларда ук аның берничә әсәре премиягә лаек була.

Иляловның ГУЛАГтан куркуының нигезе бар – 25 июль көнне сигез мәскәүле (Константин Бабицкий, Наталья Горбаневская, Виктор Файнберг, Вадим Делоне, Лариса Богораз, Владимир Дремлюга, Павел Литвинов һәм Татьяна Баева) Чехословакияне яклап, плакатлар тотып, Кызыл мәйданга чыга. Ул “Сезнең һәм безнең ирек өчен!” дип аталган шигарь белән дөньяга танылып, тарихка кереп кала. Демонстрациядә катнашучыларның барысы да тиз арада кулга алына һәм төрле срокларга төрмәгә озатыла. Ә Виктор Файнберг һәм Наталья Горбаневскаяны психиатрия дәвалануы узарга җибәрәләр.

Танылу һәм рәхмәт белдерү

Иляловның хакимият белән конфликты турында хәбардарлык 1995-1996 елларда, ТР Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең “Гасырлар авазы” журналы Илялов турында һәм аның Чехословакиягә карата позициясе хакында мәкалә бастыргач, киң тарала. Бу сериядә Иляловның чит ил матбугатына һәм партия горкомына язылган ачык хатлары да, шулай ук горкомның җавап карарлары да басылып чыга. Ә 2013 елда, Иляловның 90 еллыгына, аның турында архив материалларының бер өлеше Татарстан Республикасы Милли архивы сайтында чыгарыла. Басылып чыккан документлар арасында Казан горкомына язган ачык хатның кулъязмасы да була.

Чехословакия Рәмзи Илялов каршында бурычлы булып калмый. 1997 елда, Чехия һәм Словакия аерым дәүләтләр булып оешкач, Словакия президенты Михал Ковач Иляловка аның гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерә.

Михал Ковачның рәхмәт хаты. Татарстан Республикасы Милли архивы фотосы

  • Рәмзи Илялов 1923 елда Башкортстанның Темәс авылында туа. 1940 елда җәйге мәктәптә белем алу өчен Ташкент шәһәренә китә. 1942 елда мәктәптән фронтка китә, башта самолет штурманы булып хезмәт итә, ә яралаганнан соң пехотага взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Сугыштан соң мөгаллимлеккә укый, мәктәп директоры һәм газеталарда штаттагы хәбәрче булып эшли. 1962 елда Татарстан һәм Мари АССР да берничә басмада мөхәррир булып хезмәт куя. 1968 елда Чехословакиягә гаскәрләр кертүгә тәнкыйть белдергән өчен КПССтан чыгарыла һәм журналистиканы ташларга мәҗбүр була. 1968 елдан соң, берникадәр вакыт училищеда укып, ул Казан елга портында “Зоркий” теплоходында рульче, соңыннан заводта шофер булып эшли. 1977 елдан Илялов үзен матур әдәбиятка багышлый, аның белән гомеренең соңгы көннәренә – 2009 елга кадәр шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100