Прәннек
Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән Мәрьям Миңнегулованың прәнник рецептын тәкъдим итәбез.
1 стакан катык, ярты стакан шикәр комы, 2 йомырка сарысы, ванилин, ярты чәй кашыгы чәй содасы (катыкка иң беренче салына), 3 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз, он салып, каты итмичә генә камыр басабыз, формалар белән кисәбез дә пешерәбез. Йомырка агын шикәр комы белән күпертеп, прәннекләр өстенә ягарга да була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чәйләрегез тәмле булсын!