Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Повесткалар электрон тапшырыла башлый: «Госуслуги»дан югалырга теләүчеләргә – сюрприз

news_top_970_100

1 апрельдә язгы призыв башланды. Путин указы нигезендә, срочникларның санын 15 процентка – 147 мең кешегә арттырачаклар. Шулай ук повесткалар электрон рәвештә – «госуслуги»дан килә башлаячак. Бу хакта Хәрби көчләр Генераль штабының вәкиле Владимир Цимлянский белдерде. «Кәгазь» повесткалар военкоматның электрон рәвештә җибәрү мөмкинлеге булмаганда гына киләчәк.

Шул ук вакытта «дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси профильне юкка чыгару мөмкинлеге бетерелде. Элек моны электрон рәвештә генә эшләп булса, хәзер МФЦга барырга кирәк. Шушы ике карарның берьюлы барлыкка килүе күпсанлы сораулар тудырды. Ягъни – призывник повестка алудан баш тартырга тели икән, димәк, МФЦга шәхсән мөрәҗәгать итәргә тиеш булып чыга. Ә инде МФЦда аңа повестка тапшырырга мөмкиннәр.

Цифрлы үсеш министрлыгы «Дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси профильне бетерү төймәсенең югалу сәбәбен аңлаткан. Бу турыда «РБК» сайты хәбәр итә.

«Дәүләт хезмәтләре» порталыннан хисап язмасын хәзер күпфункцияле үзәккә шәхсән барганда гына бетерергә мөмкин. Бу – соңгы вакытта шәхси кабинетларны җимерү очраклары ешаюы белән бәйле», – диелә хәбәрдә.

Порталда шәхси кабинетларны, шул исәптән, социаль инженерия ысулларын кулланып җимерәләр һәм хисап язмасын юкка чыгаралар, нәкъ менә шуңа күрә бу функцияне алып ташларга карар кабул ителде, дип аңлатканнар Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

Шул ук вакытта анда дәүләт органнарыннан хәбәрләрне сүндерү мөмкинлеге элеккечә шәхси кабинетта булуын искәрткәннәр.

«Цифрлар министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Дәүләт хезмәтләрендә» аккаунтны бетерү армиядә хезмәт итүдән качу булып саналмый», – дип өстәгәннәр ведомствода.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100