Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Повестка турында хәбәрне Госуслуги порталында сүндереп куеп булачак

news_top_970_100
Повестка турында хәбәрне Госуслуги порталында сүндереп куеп булачак
Михаил Захаров / "Татар-информ"

Хәрби бурычлы кешегә повестка килүе турында хәбәр, кулланучы үзе бу функцияне сүндермәсә, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка киләчәк. Бу хакта Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев хәбәр итте. Бу хакта Интерфакс яза. 

Кулланучыга карата ниндидер чикләү чаралары куллану турында хәбәрләр һәрвакыт килеп торачак.

«Әгәр ниндидер төгәлсезлекләр булса, кулланучы, хаталарны төзәтү өчен, портал аркылы гариза тапшыра ала. Әгәр инде кулланучы бу функцияне үзе сүндереп куймаган булса, повестка бирелү турында хәбәр дә Госуслугига киләчәк», – дип язган Шадаев.

Госуслуги порталында шәхси кабинетта һәр кулланучы үзенең кайсы хәрби комиссариатта хисапта торуын, отсрочкага хокукы булу-булмавын тикшерә ала.

Әгәр отсрочкага хокукы булган кешегә повестка килә икән, тиешле документларны җибәреп, аны Госуслуги порталы аша шикаять итеп була.

«Шулай ук военкоматларның чикләү чаралары билгеләү, учетка кую кебек карарларын да шикаять итеп була. Мондый мөрәҗәгатьләр тизәйтелгән режимда – 5 көн эчендә каралачак. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьне военкомат түгел, ә субъект башлыгы җитәкчелегендә төбәк чакыру комиссиясе карый», – диде министр.

Министр сүзләренчә, хәрби хисапны цифрлаштыру кысаларында хәрби бурычлылар реестры булдыру, отсрочка хокукына ия булган «айтишникларны» армиягә алу буенча проблемаларны хәл итәргә булышыр, дип өметләнәләр ведомствода.

«Армиягә чакырылырга тиеш һәм тиешле таләпләргә туры килә торган кешеләр повестка алырга тиеш. Повестка алырга тиеш булмаган кешеләр аларны алмаска тиеш», – диде ул.

Шулай ук, министр хәрби хисапка автомат рәвештә кертүнең нәрсә икәнен дә аңлатты. Гражданин билгеле бер яшькә җитсә, күптән түгел генә гражданлык алса яки яшәү урынын үзгәртсә, аңа хисапка басу өчен хәрби комиссариатка барырга кирәк булмаячак.

Шадаев сүзләренчә, бу төзәтмәләр мобилизация ихтималы белән берничек тә бәйле түгел. Чөнки хәзер хәрби хезмәткә килешү буенча хезмәт итүчеләрне җәлеп итү бара, һәм күп кенә төбәкләр килешү буенча хәрби хезмәткә бару мөмкинлеген актив рекламалый башладылар.

11 апрельдә Дәүләт Думасы Россиядә хәрби хисапны цифрлаштыру турында закон кабул итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100