Азәрбайҗанда постта дежур торган 2 чик сакчысын яшен сугып үтергән.
Бахыш Бахышлы һәм Али Нагиев исемле 2 чик сакчысы Ленкорань погранотрядында хезмәт иткән. Бу – Иран чигендә. Яшенле яңгыр ява башлый, әмма чик сакчылары постта кала.
Азәрбайҗанның дәүләт чик хезмәте бу уңайдан тикшерү барганын әйткән. Хәрбиләрнең якыннарының кайгыларын уртаклашканнар.