1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие: 2026 елда кем ала алачак һәм ул ничә сум була?
Яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие – балалы гаиләләр өчен төп ярдәм чараларының берсе. 2026 елда Татарстанда бу түләүне кемнәр ала алачагы, һәм ул ничә сум булачагы билгеле. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Пособиене кем рәсмиләштерә ала?
Эшләмәүче кешеләр арасында түләүне йөклелек, декрет ялы яки бала карау чорында эштән азат ителгән хатын-кызлар ала ала. Шулай ук пособие эшләмәүче, эшсезлек буенча пособие алмаучы һәм социаль фондка иминият кертемнәре түләмәүче гражданнарга да каралган. Түләүне көндезге уку формасында укучы студентлар да рәсмиләштерә ала.
Эшләүче татарстанлылар исә пособиене үзенә рәсмиләштерә яки түләү алу хокукын туганына тапшыра ала. Шул ук вакытта бала карау буенча ялдан чыгарга һәм эшли башларга яки укуны дәвам итәргә рөхсәт ителә – пособие алу хокукы саклана.
2026 елда пособие ничә сум була?
2026 елдан яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 733,37 сумга артачак һәм 10 837,2 сум тәшкил итәчәк. Максималь түләү 14 025,7 сумга арта һәм аена 83 мең сумнан күбрәк була.
Пособие күләме, хатын-кызның алдагы 2 елдагы керемнәреннән чыгып, индивидуаль тәртиптә исәпләнә.