news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Последний герой» фильмында уйнаган актер һәм каскадер вафат булган

news_top
«Последний герой» фильмында уйнаган актер һәм каскадер вафат булган
Фото: © "Татар-информ"

24 октябрьдә Россия актеры һәм каскадер Станислав Потапов вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Аның үлеменең сәбәбе хәбәр ителми.

Станислав Потапов тамашачыларга «Next», «Классные мужики» һәм «Последний герой» сериаллары аша таныш иде. «Синдром Феникс», «Пестрые сумерки», «Хиромант», «Медное солнце» һәм башка проектларда ул каскадер булган.

Соңгы эше – Беренче каналда әле шушы көннәрдә генә күрсәтелгән «Бизон: Дело манекенщицы», анда төп рольне Сергей Безруков башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар