Пошины бәрдерү сәбәпле, Түбән Камада 38 яшьлек ир һәм 11 яшьлек малай һәлак булган
Бүген кич Түбән Камага керү юлында, промзона тирәсендә, автомобиль пошины бәрдерә. Нәтиҗәдә, 38 яшьлек автомобиль йөртүче ир һәм аның 11 яшьлек улы һәлак булган. Тагын 2 малайны хастаханәгә озатканнар. Алар барысы да – Чаллы кешеләре, дип хәбәр итә НТР каналы.