Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пошига бәрелгән машинада дүрт кеше һәлак булган

Псков өлкәсендә кыргый җәнлек төнлә юлга чыккан.

news_top_970_100
Пошига бәрелгән машинада дүрт кеше һәлак булган
https://pixabay.com

Псков өлкәсендә юлда барганда иномарка пошига бәрелгән. Авариядә дүрт кеше берьюлы һәлак булган, бер кеше имгәнгән. Бу турыда «Звезда» каналы Псков өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Коноплевага сылтама белән хәбәр итте.

«5 сентябрьдә Псков өлкәсендә Дуловка авылына таба борылышта Lifan автомобиле пошины бәрдерә. Машинада 5 кеше була. Аларның дүртесе үлгән», — дип сөйли Коноплева.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, кыргый җәнлек куаклар артыннан юлга йөгереп чыга. Машина йөртүче пошига бәрелгәч, идарәсен югалта.  

Фаҗигадә 1951, 1964, 1978 елда туган өч ир-ат, 1949 елда туган хатын-кыз урында ук һәлак була. 1953 елда туган хатынның умартка сөяге сынган, аны хастаханәгә озатканнар. Бу кешеләр барысы Сант-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр. Бу турыда биредәге матбугат чаралары язды.

Былтыр сентябрьдә дә Псков өлкәсендә поши белән юл һәлакәте була. Ул чакта җәнлек микроавтобуска бәрелә, җиде кеше имгәнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100