Поши аткан браконьер китергән зыян 320 мең сумлык дип бәяләнгән
Башкортстанның Учалы районында пошига законсыз ау өчен браконьерны хөкем иткәннәр.
Браконьер лицензиясе булмый торып пошига аткан һәм табигатькә 320 мең сумлык зыян китергән, дип хәбәр итәләр Башкортстан Республикасының «Балтач таңнары» газетасының 2021 елның 3 декабрь санында.
Хәзер исә браконьер 80 мең сум күләмендә зыянны каплаткан. Суд аны, 10 процент күләмендә хезмәт хакын тотып калып, бер елга холык төзәтү эшләренә җәлеп итү турында карар чыгарган икән.