Попутка белән өенә кайтып баручы 17 яшьлек егет югалган
Ике атна элек попутка белән өенә кайтырга чыккан 17 яшьлек Айгиз Насыровны якыннары эзли.
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, 17 мартта Айгиз Баймактан Куянтауга кайтып киткән. Егетнең очраган төрле машиналарга утырып кайтып барышы булган. Тик ул өенә кайтып җитмәгән.
Хәзер бу үсмерне полиция эзли.
Чәчләре кара төстә. Куе зәңгәр куртка, капюшонлы кофта, зәңгәр джинс чалбар, җәйге кроссовкалар кигән, баш киеме юк.
Айгиз турында хәбәр булган кешеләрдән түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуны үтенәләр:
8 (34751) 2-16-54, 8-905-308-29-98, 8-987-495-42-50 яки якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез.