Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Популярлыкны саклау - иң авыры. Вакытында китә белү мөһим". Миләүшә Сибгатуллина телеэкраннан ник киткән?

Тапшырулар алып баручы Миләүшә Сибгатуллина телевидениедә 20 елдан артык эшләгәннән соң, телеэкраннардан юкка чыкты. Әмма ул телевидение хезмәткәре булудан туктамаган. Өстәвенә, шәхси проект та ачкан.

news_top_970_100
"Популярлыкны саклау - иң авыры. Вакытында китә белү мөһим". Миләүшә Сибгатуллина телеэкраннан ник киткән?
Миләүшәнең мәшәкате кимемәгән. Ул "Яңа гасыр" телеканалында тапшыруларны әзерләүдә катнашуын дәвам итә һәм Оsta tatar остаханәсендә дәресләр бирә. "Оста татар" - аның шәхси проекты. 20 еллык сәхнә һәм ТВ тәҗрибәсе булган белгеч башкаларны да ораторлык осталыгына өйрәтергә тели. Миләүшә Сибгатуллина мастер-классларында кешеләрне үз сүзеңә ышандыру ысулларын, публикадан курку хисен юкка чыгару серләрен, аудиториягә тәэсир итү буенча киңәшләрен тәкъдим итә.



- Барыбыз да оста теллелеккә, ораторлык сәнгатенә, аһәңле әдәби сөйләмгә ия булырга тели. Ә моңа яхшылап өйрәнергә кирәк, чөнки һәр көн безгә аралашырга туры килә: укуда булсын, эштә, хәтта үзебезнең өйдәгеләребез – гаилә әгъзалары белән дә. Дөрес итеп сөйләшү, фикереңне ачык итеп белдерү бик мөһим эш. Булган җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә тырышырга кирәк. Гади сөйләшү, аралашу җитми кешеләргә. Instagram, WhatsApp тормышы белән яшибез. Алга таба да болай барсак, ТВ эшләрлек кадрлар бөтенләй булмаячак. Шуңа да журналистларны аралаша белергә өйрәтәсем килә, - ди Миләүшә.



- Проектымда катнашырга теләк белдергән җитәкчеләр дә бик күп булды. Күптән түгел бер зур гына оешма директоры шалтыратты, хезмәткәрләрен тамашачы алдында чыгыш ясарга өйрәтүемне теләде, - ди автор.

"Үземне биюче яки укытучы булырмын дип уйлаган идем"

Миләүшә Сибгатуллинаны үзе телевидениегә очраклы килеп эләккән икән. 

- Мәктәптә радио бар иде. Иртә белән килгәч, укытучы апабыз сыйныф сәгате үткәрә. Һәрбер класска аерым тапшырулар бүлеп бирә. Без авыл яңалыклары белән таныштыра идек. Алып баручы һөнәре белән иң беренче мавыгуым шунда булгандыр. Телевидениедә алып баручы булырмын дип башыма да килмәгән иде. Тормышта үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, сизмәдем дә. Башта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә эшләдем. Телевидениедә “Таң җилләре аша” тапшыруы ачылгач, бирегә продюссер Илдар Кремчиев чакырып алды. Тамашачылардан килгән котлау хатларын укый идем. Аннан исә “Хәерле иртә!”дә эшләргә тәкъдим иттеләр. Соңыннан “Манзара” да эшләдем. Кечкенәдән биергә яраттым. Үземне биюче яки укытучы булырмын дип уйлаган идем.

- Беренче эфирыгызны хәтерлисезме?

- Бик яхшы хәтерлим. 1999 ел иде ул. Туры эфирда “Таң җилләре аша” тапшыруын алып барам. Кулдан язылган 10-15 хатны укырга кирәк. Ул көнне әнине хәстәханәдә калдырдым. Бөтен уемда әни, ә үзем авыз ерып хат укыйм. Шунда экран каршына утыргач бөтен мәшәкатне студия артында калдырырга кирәклеген аңладым. Кәефең булмаса да, күтәренке күңел белән сөйләргә кирәк. Тамашачы бернәрсә дә сизәргә тиеш түгел.

- Иртәңге тапшыруларны туры эфирда алып бару авыр идеме?

- Туры эфир зур җаваплылык һәм әзерлек сорый. Туры эфирда син бөртерле планлаштырасың, ә ул икенче төрле килеп чыгарга мөмкин. Әллә ничә мәртәбә чакырылган кунакларның килми калганы булды. Йә оныталар, йә йоклап калалар, йә булмаса башка сәбәпләр килеп чыга. Бервакыт шулай бер кунагыбыз килми калды. Әзерләгән тапшыруларыбыз, сөйлисе сүзләребез бетте. Нишләргә? Шулай баш ватып утырганда Айдар абый Фәйзрахманов килеп керде. Аның ул вакытта “Җырлыйк әле” тапшыруында эшләгән чагы. Ишектән башын тыгып безнең белән исәнләште. Бүген студиябез кунагы булырсың дип, аны экран каршына утыртып куйдык. Бик матур әңгәмә чыкты. Андый вакытта алып баручыларга югалып калмау кирәк. Журналист һәрвакыт андый борылышларга әзер булырга тиеш.



- Иртән эшкә чыгып китүегезне ирегез ничек кабул итә иде?

- Тормыш иптәшен үсендереп тормаса, синең эшеңә каршы булса, ул эштә эшлисе дә юк. Телевидение дә синең икенче гаиләң. Син бөтен күңелен белән анда да яшисең. Күп очракта эш өйгә кайта, тапшырулар әзерлисең. Андый вакытта ирең орышып, ачуланып торса, эшең алга бармаячак. Илһам мине дәртләндереп, гел көч биреп тора. Мин аңа бик рәхмәтле. Иртәңге эфирларга мине ул алып йөрде. Чын ир-ат нинди була дип сорагач, минем күз алдыма ирем килеп баса. Мин аның белән “таш стена артында“ кебек яшим. Илһам барысын да эшли, балаларга үрнәк әти, миңа ышанычлы терәк ул.

- Илһам белән ничек таныштыгыз?

- Заманында икебез дә “Дулкын” радиосында эшләдек, шунда таныштык. Ул өстәмә рәвештә анда тавыш операторы вазыйфасын башкарды. Илһам Казан егете, белгечлеге буенча энергетик.

"Телевидение алып баручысының гардеробында кием күп булырга тиеш"

- ТНВ каналы сезнең тышкы кыяфәтегезгә, өс-киемегезгә акча тота идеме?

- Без кием кибетләре белән сөйләшеп, шулардан ала идек. Кием алгач, аларга экран аша рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Алып баручының үзенең гардеробында да чыгыш ясар өчен киемнәре булырга тиеш. Кибеттән алырга өлгермәсәк, я үзебездә туры килерлек кием булмаса, эштә “дежурный” киемнәр бар иде.

- Танылган булуның авыр яклары бармы?

- Популярлыкны саклый белү иң авыры. Тамашачы мәхәббәтен яулап алгансың икән, аны тиешле дәрәҗәдә сакларга һәм үзеңнән соң әйбәт фикер калдыра белергә кирәк. Вакытында китә белү дә мөһим.

- Бүгенге ТВ элеккегедән аерыламы?

- Бик күпкә аерыла. Техник яктан үзгәрешләр бик күп. Үсеш зур. Хәзер кешеләр белән аралашу да бүтән төрле. Тамашачыларның рәхәтләнеп аралашырга вакытлары юк. Шуңа күрә сюжет һәм тапшыруларның да вакыты кыска.



- Бу эшне ташлыйм дигән чакларыгыз булдымы?

- Телевидение эше авыр. Бер хәбәрне кыска, аңлаешлы, шул ук вакытта кызыклы да итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Биш минутлык сюжет өчен сәгатьләр түгел, көннәр китәргә мөмкин. Дөрес, барысы да әзер булгач, чыгып алып баруы авыр түгел үзе. ТВ бер кереп китсәң, тиз генә чыгып китеп булмый. Балаларны тәрбияләп кенә утырыйм дигән вакытлар булгандыр. Алай өздереп ташлыйм дигән вакытларымны хәтерләмим. ТВ эшләү үзенә күрә бер чир бит ул. Алып баручылар студия һәм камера исеннән башка тора алмыйлар. Студиягә кергәч, утлар һәм камералар кабынгач, бүтән төрле кешегә әйләнәсең.

- Хәзер ТВ караучылар журналистларны ничек кабул итә?

- Кешегә хәзер ышаныч кими. Үзеңә яхшы мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, тырышып эшләргә һәм үзеңә карата белергә кирәк. Хәзер журналистлар позитив түгел, негатив якны күп күрсәтәләр.

- Ни өчен хәзер ТВ экранында күренмисез?

- Экраннан китүемнең сәбәбе: яшьләр белән эшләү, контентны азрак үзгәртү һәм яшьрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан. Яшь контингентны яшьләр алып барырга тиеш. Хәзер мин әдәби-музыкаль бүлек җитәкчесе. Татар тапшыруларын чыгару буенча эш алып барачакмын. "Яңа гасыр" каналыннан беркая да китмәдем. Минем дәвамчыларым бар. Алып баручы кызларым өчен гел борчылып торам. Алар эшләгәндә алар белән бергә елмаям, алар туры утырсын өчен туры утырам.

- Яшьләрне өйрәтү авырмы?

- Яшьләр белән эшләү авыр түгел. Алар бик актив һәм бар нәрсәне дә бик тиз үзләштерәләр. Бары тик алар белән тырышып эшләргә генә кирәк.


"Телевидение алып баручыларының тамадалык белән шөгыльләнергә вакытлары калмый"

- Күп кенә ТВ алып баручылары тамадалык эше белән шөгыльләнә. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Тамадалык начар әйбер түгел. Телевидениедә камерага карап сөйлибез. Монолог кебек. Концерт алып барганда исә тамашачының күзенә карап сөйлисең, аның син әйткән сүзләргә реакциясен күреп, тоеп була. Зал белән аралашып эшлисең. Туйлар, төрле мәҗлесләрдә дә җанлы аралашу бара. Хәзер тамадалык белән шөгыльләнергә ТВ алып баручыларның вакыты юк. Бик сирәкләре генә туйлар алып бара.

- Алып баручы эшенең уңай һәм тискәре якларын санап китә аласызмы?

- Уңай яклары: син һәрвакыт эзләнүдә, кешеләргә мәгълүмат бирәсең, яңа кешеләр белән танышасын, үзеңне һәрвакыт формада тотасың, сине бөтен кеше таный һәм белә. Тискәре яклары: Танылган булгач, син җәмгыятьнеке, синең тормышың белән ТВ идарә итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100