Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популярлык бәласе: салым түләмәүдә гаепләнгән блогер Блиновскаяны кулга алдылар

news_top_970_100
Популярлык бәласе: салым түләмәүдә гаепләнгән блогер Блиновскаяны кулга алдылар

Замоскворечье районы суды 1,4 миллиард сум салым түләмәүдә гаепләнгән 42 яшьлек блогер Елена Блиновскаяны кулга алып, 26 апрельгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.

Блиновскаяның бүген кулга алынуына да аның социаль челтәрләрдәге популярлыгы сәбәпче дип әйтеп була.

Теләкләреңне чынга ашыруны вәгъдә иткән – баерга, дөнья гизәргә, гаилә төзергә, хәтта гади генә бер тумбочка сатып алырга да мөмкинлек бирә торган дип рекламаланган «Теләкләр марафоны» (Марафон желаний) алып барган Елена Блиновскаяны башта 918 миллион сум салым түләмәүдә гаепләгәннәр иде. Бүген Тикшерү комитеты тагын бер гаеп өстәде – түләүләрне законсыз башкару. Блиновская законсыз рәвештә башка юридик затларның электрон ачкычларын кулга төшереп, аларның исәп-хисап счетларыннан акча күчерүдә гаепләнә.

Блиновская судка бик зәвыклы киенеп, ике ир озатуында килгән дип яза «Комсомольская правда». Ул журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткан. Суд моңарчы өй арестында булган һәм Рублевкадагы йортында яшәгән Блиновскаяны кулга алуны сораган, гаепләү ягы фикеренчә, ул өй арестында булу шартларын бозган. 23 декабрьдә ул өендә Яңа елны каршылау кичәсе уздырган һәм кунаклар чакырган, ә кунакларның берсе судта шаһит булып чыккан – ә аларга аралашу тыелган булган… Ә түләнмәгән салымнары күләмен инде 1,4 миллиард сумнан артык дип исәпләп чыгарганнар.

Блиновская кичәсендә катнашучылар фотоларны социаль челтәрләргә урнаштыра һәм бу зур шау-шу куптара: «Аны хөкем итәләр, ә ул рәхәтләнеп бәйрәм итә!» Мөгаен, Тикшерү комитетының шаһит белән гаепләнүченең очрашуына игътибар итүенә шушы постлар сәбәпче булгандыр.

Блиновскаяның адвокаты Наталия Сальникова әйтүенчә: «бу йортта кеше күп яши, Блиновская гаепләнә икән, калган кешеләр Яңа елдан баш кичәргә тиеш түгел бит инде. Ә Елена бу дустының шаһит булуын белмәгән, мөгаен ул аңа әйтергә оныткан», дип әйткән.

Блиновскяның кулга алынуына сәбәпче булган фотоларның берсе

Блиновскаяның гаепләгән җинаять эшләренең җәзасы төрле. Максималь җәза: салым түләмәү – 3 ел, акча «юу» – 7 ел, «законсыз акча әйләнеше» – 6 ел. Нинди җәза бирүне судья хәл итә. «Комсомолькая правда»га адвокат Александр Карабанов «хатын-кыз, гаебен таныган, икътисади җинаять, шуңа күрә 7 елдан да күп булмас», дип фаразлаган.

Социаль челтәрләрдә «күкләрдә йөргән блогер хәзер җиргә төште, хәзер менә идәнен үзе юачак», дип каһкаһә белән язучылар күп. Журналист Марина Ахмедова моңа борчылуын белдергән. «Мин бер генә кызганган комментарий да укымадым. Иң җиңеле – СИЗОда үзенә ирекне визуализацияләсен. Теләкләр сатучыны беркем дә кызганмый. Безнең халык традицион рәвештә гадел булмаган акчаны яратмый. Һәм акча агачларда үскән ахмаклар иле төрмә белән төгәлләнә», дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100