Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр җырлар авторы Фердинант Гайсин вафат

news_top_970_100
Популяр җырлар авторы Фердинант Гайсин вафат

Популяр җырлар авторы Фердинант Гайсин вафат. Бу кайгылы хәбәрне композитор Җәүдәт Гыйльманов җиткерде.

Мәрхүм белән хушлашу бүген, 17 май көнне 11.00 сәгатьтә Казанның Заря урамы, 7а адресы буенча узачак. 

Фердинант Гайсинның иң популяр җырларның берсе - "Талым ялгыз" җыры. Наил Табанаков көй язган бу җырны Табанаков үзе һәм Зәйнәб Фәрхетдинова башкара. 

Яшьлегемә кайтып киләм,
Хисләрдән җырлар уреп.
Су буенда — ялгыз талым,
Шатланыр инде куреп.

Су буенда талым ялгыз,
Аерды безне язмыш,
Бәхет эзләп еракларга,
Дуслар, киткәнмен ялгыш.

Күрмәгәндә шактый еллар,
Талым картаеп киткән,
Хәлләреңне белмәсәм дә,
Күңелдә сине йөретәм.

Су буенда талым ялгыз,
Аерды безне язмыш,
Бәхет эзләп еракларга,
Дуслар, киткәнмен ялгыш.

Ялгыз җаным, ялгыз талга
Кайткан саен сыенам.
Яннарыңда сүнмәс яшьлек
Көтәр кебек тоела.

Су буенда талым ялгыз,
Аерды безне язмыш,
Бәхет эзләп еракларга,
Дуслар, киткәнмен ялгыш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100