Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр җырчы аерылышуының сәбәбен әйтте: «Мин хыянәт иттем!»

news_top_970_100
Популяр җырчы аерылышуының сәбәбен әйтте: «Мин хыянәт иттем!»
Җырчы элекке хатыны белән

61 яшьлегендә Григорий Лепс «Крокус»та концерт куйган. «Комсомольская правда» аның туган көн концерты турында яза. Җырчы үзенең иң үзенчәлекле туган көне турында сөйләгән. «Мин йоклап калганмын, икенче көнне генә уяндым», – дигән ул журналистларга.

Артист яңа альбомын тәкъдим иткән. Җырларның берсе «Түбәнгә тәгәрәгән фәрештә» – «Падший ангел» дип атала. Җырчы үзе «Хыянәтче» – «Предатель» дигән җырның үзенә якын икәнен әйткән.

– Ә сезгә кем хыянәт итте? – дип сорагач, җырчы:

– Мин хыянәт иттем! – дип җавап биргән.

– Сез хатыныгыз белән аерылышу турындамы?

– Нәкъ менә шуның турында җырлыйм да инде, – дигән Лепс.

Җырда «Асылы белән хыянәтче. Мин хыянәт иттем, мин беләм. Мин үкенәм, елый-елый үкенәм. Бу гөнаһларны кичереп булмый. Ходаем, яшәргә фәрман бир» дигән сүзләр бар. (Предатель по сути… Я предал, я знаю. Я каюсь за это, я каюсь, рыдая. И эти грехи не дано искупить. О Боже, приказывай жить…)

Концертка җырчының олы кызы Инга килгән, элекке хатыны Анна Шаплыкова килмәгән.

Лепс хатыны – 3 бала тапкан Анна Шаплыкова белән 20 ел гомер иткәннән соң, былтыр декабрь аенда аерылышты. Аерылышуның инициаторы хатыны булган.

«Мин гаиләгә кире кайтуны сорамаячакмын, – дигән Лепс. – Беренчедән, мин кабул итмәячәкләр. Икенчедән, мин үземне моның өчен гафу итмим. Аерылышу котылгысыз иде, чөнки мин кадерле һәм газиз кешемә хыянәт иттем. Безнең аерылышуыбыз – фаҗига».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100