Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр җырчыны нәни улы каршында атып үтергәннәр

2010 елда актрисаны, аның ирен һәм улын билгесез кешеләр урлап киткән булган инде.

news_top_970_100
Популяр җырчыны нәни улы каршында атып үтергәннәр

Мексикада популяр актриса, җырчы һәм модель Таня Мендосаны ике кораллы кеше атып үтергән. Фаҗига җырчының улы каршында булган. Җинаятьчеләрне тиз арада тоткарлый алмаганнар. Бу турыда AS Mexico басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

2003 елда экраннарга чыккан «Королева юга» фильмы йолдызын 14 декабрь кичендә үтергәннәр. Ул Куэрнавака шәһәрендә Los Felinos футбол стадионы янында башка ата-аналар белән бергә 11 яшьлек улын көтеп тора. Яшь спортчылар тренировкадан чыга башлый. Шул чакта бирегә бер мотоцикл килеп туктый. Аның пассажиры ата башлый. Мендоса гына яралана, башка кешеләр төрле якка качарга өлгерә.

Урынга табиблар килеп җиткәндә 42 яшьлек Мендоса инде үлгән була. Аның янында улы тора. Хокук саклаучылар җинаятьчеләрне эзләп карый, тик аларга качып өлгерә.

Таня Мендоса (чын исеме Мария Гуадалупе Торрес Мендоса) 1998 елда беренче тапкыр «Кровавое вознесение» фильмында төшә. 2012 елда кинематографтан китә, музыкаль карьерасын башлый.

2010 елда актрисаны, аның ирен һәм улын билгесез кешеләр урлап китә. Берничә сәгать тоткынлыкта тоталар, барлык байлыкларын бирүне таләп итәләр. Аннары җинаятьчеләр бу гаиләне җибәрә, үзләренә тимиләр, тик фатирның астын-өскә китереп актарып китәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100