Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр татар рэперы Альберт Нурминский «Рубин» белән «Ак Барс»ка җыр багышлаган

Ул хәтта клип та төшерергә җитешкән. Җыры гына татар телендә түгел, ә русча.

news_top_970_100
Популяр татар рэперы Альберт Нурминский «Рубин» белән «Ак Барс»ка җыр багышлаган
Александр Эшкинин

Бу көннәрдә популяр татар рэперы Альберт Нурминский «Начинается сезон» дигән җырын һәм аңа төшерелгән клибын тыңлаучыларына тәкъдим итте.

Клип «Ак Барс Банк Арена»да һәм «Татнефть Арена»да төшерелгән. Рэпер буш стадионнарда клубларның майкаларын киеп җырлый, ә экраннарда Нурминскийның махсус «105» исемле логотибы күренә.

Җыр яңа сезонга һәм җанатарларга багышланган, күрәсең. Һәм һәркемкә дә ошар өчен язылмаган. Менә аның гадәти тыңлаучыларының да алай ук исе китмәгән. Алар: «Элек яхшырак иде», «Шундыйрак инде…» дигән комментарийлар калдыралар.

Спорт тематикасына җыр чыгаруына карамастан, Альберт «Ак Барс Шоу» проектына биргән интервьюсында: «Начинается сезон“ җыры турында әйтсәк, мин алай ук спорт фанаты түгел», — диде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100