Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр татар блогеры өйләнә

news_top_970_100
Популяр татар блогеры өйләнә
Социаль челтәрләр

Блогер Олеся Лесная һәм җырчы Лилия Хәйруллина белән уртак вайннар төшерүче популяр татар блогеры Илнар Идрисов сөйгәненә тәкъдим ясаган. Әлеге матур вакыйга Гашыйклар көнендә, күзәтү тәгәрмәче кабинасында үткән.

«Беркайчан да шулай дулкынланганым юк иде. Алдымда мондый чибәр кызы утырганда каушата, әлбәттә. Тормышымда син барлыкка килгәч, бик күп нәрсәләр үзгәрде. Мин идеаль түгел, ләкин мин сиңа һәрвакыт игътибар бирергә, сине көн саен сөендереп торырга вәгъдә бирәм. Минем тагын бер искиткеч тәкъдимем бар. Эльвина Илшатовна, сез миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – дип сөйләгән ул. Әлбәттә инде, Илнар сөйгәненнән уңай җавап алган.

«Менә бу – яңалык, ичмасам. Котлыйм сезне», – дип язып калдырган Лилия Хәйруллина пост янында иң беренчеләрдән булып. Илнурның йөргән кызын Лилия Хәйруллина дип уйлаучылар да булган икән. Шуларның берсе Лилиядән: «А-а-а, Илнарның кызы сез түгелмени?» – дип сорап куйган. «Күпләр шулай уйлагандыр. Без бит бергәләп видеолар төшерә идек», – дип көлгән җырчы.

«Котлыйм, бөтен авылыбыз белән көттек», – дип шаярткан Илнарның вайннар буенча тагын бер партнеры – Олеся Лесная.

Калганнар яшьләргә бәхетле тигез тормыш теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100