Популяр төркем солисты 32 яшендә вафат
"Бүген 04.04 сәгатьтә Сережа үлде", - дип язган җырчының әтисе Анатолий Бондаренко.
18 октябрьдә "Нэнси" төркеме солисты Сергей Бондаренко вафат булган. Аңа 32 яшь иде. Бу турыда "Нэнси" төркемен оештыручы, Сергейның әтисе Анатолий Бондаренко Facebook челтәрендә язды.
"Бүген 04.04 сәгатьтә Сережа үлде", - дип язган Анатолий Бондаренко. Үлем сәбәпләре турында әйтелми.
- Сергей Бондаренко "Нэнси" төркемендә 2007 елда җырлый башлаган. Коллектив 1992 елда оештырылган. Бу төркем "Дым сигарет с ментолом", "Калина красная" кебек җырлары белән популярлык казанган иде.