news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр сериаллар төшергән Ушаков хәрби операциядә бер ай эчендә һәлак булган

news_top
Популяр сериаллар төшергән Ушаков хәрби операциядә бер ай эчендә һәлак булган
Фото: Регион 12/VK

«Реальные пацаны» сериалының тавыш режиссеры Валентин Ушаков махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу турыда «Газета.ру» яза.

Ушаков үз теләге белән хәрби хезмәткә 2023 елның сентябрендә генә киткән булган. Якыннары аны бармаска үгетләп караса да, ул аларны тыңламаган.

Ушаковның аяклары беспилотник ташлаган гранатадан каты яраланган. Аннары аны санитарлар тартып чыгармакчы булган. Аларның барысына да тагын бер тапкыр һөҗүм ясала, ул урында беркем дә исән калмый.

Федераль каналларда күрсәтелгән сериалларның тавыш режиссеры Валентин Ушаковны туган авылы – Мари Эл Республикасының Кужмара авылында11 ноябрьдә җирләгәннәр. Аның 14 яшьлек улы калган.

«Реальные пацаны» сериалының соңгы эпизодын Валентин Ушаковка багышлаганнар, анда геройлар госпитальгә яраланган хәрбиләр янына бара. Ушаков «Папины дочки» сериалы, «Вива, Кастро!» һәм «Кука» фильмнарын да төшергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар