news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр музыкант тиздән әти булачак

news_top
Популяр музыкант тиздән әти булачак
Социаль челтәрләр

Башкортстанның атказанган артисты, мультиинструменталист, биюче, ZAINETDIN псевдонимы белән чыгыш ясаучы Заһир Зәйнетдинов тиздән әти булачак. 

«Могҗиза көтәбез», – дигән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Музыкант тормыш иптәше Регинаның йөкле фотосурәтен дә күрсәткән. 

Заһир Зәйнетдиновны Татарстан тамашачысы Элвин Грей концертлары аша белә. Бүгенге көндә Заһир үзенең шоу-төркеме белән чыгышлар ясый, ул Башкортстан яшьләре арасында бик популяр. Музыкант халык җырлары һәм үз композияцияләрен кубыз, курай, думбыра, сорнай, дудук кебек 15тән артык музыка уен коралында башкара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар