Таиландтагы Пхукет курортында Россия туристы умыртка баганасын сындырган. Ул аквапаркта таудан шуып төшкәндә имгәнгән. Ир-ат хәзер аквапарк хезмәткәрләрен гаепли. Бу турыда РЕН ТВ яза.
42 яшьлек ир-ат ноябрьдә аквапаркка бара. Таудан шуып төшәр алдыннан ул инструктордан киңәшләр сорый. Инструктор аңа кулларын күкрәгенә куярга куша. Шулай да турист җитди имгәнә. Аны хастаханәгә илтәләр. Биредә операция ясыйлар. Ул 1 атна хастаханәдә ята, аннары тагын 1 атна кунакханә номерында реабилитация уза.
Дәвалану өчен турист 800 мең бат (2 миллион сумнан артык) түли. Бәхеткә, иминият акчасы шушы сумманы капларга җитә. Хәзер табиблар ир-атка тагын бер операция ясарга кирәк булуын әйткән.
Турист ир-ат Кулланучы хокукларын яклау комитетына гариза язган, ул компенсация алмакчы була, диелә хәбәрдә.