news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр хитлар композиторы авариядән соң үлгән

Композитор улы һәм килене белән бер автомобильдә булган.

news_top
Популяр хитлар композиторы авариядән соң үлгән

28 октябрьдә 52 яшьлек композитор Владимир Бородин Мәскәү янындагы юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

  • Владимир Бородин  «Поздний вечер в Сорренто» һәм «Сто дней до приказа» кебек популяр җырлар авторы. Аның хитларын Алексей Глызин, Григорий Лепс, Татьяна Буланова, Кристина Орбакайте һ.б. башкара.

Композитор улы һәм килене белән Солнечногорски ягына таба барган. Аларның автомобиле йөк машинасына килеп кергән. Өчесен дә хастаханәгә озатканнар. 

29 октябрь көнне иртәнге якта композитор үлгән. Мәрхүмнең улы һәм килене авыр хәлдә хастаханәдә ята, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар