Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр блогерның никахыннан кызык видео: «Илгиз Дилбәр кызын риза булып....»

news_top_970_100
Популяр блогерның никахыннан кызык видео: «Илгиз Дилбәр кызын риза булып....»
Фото: © социаль челтәрдән

Мөселман хатын-кызлары өчен баш киемнәре бренды булдырган популяр блогер Дилбәр Закирова кияүгә чыккан. Блогер мәҗлестән видеолар белән уртаклаша һәм әлеге мөһим чара барышында иренең дә, үзенең дә бик нык каушауларын шаян рилс аша җиткерә.

«Монда без икебез ике почмакта, ялгышмас өчен, никахта әйтәчәк сүзләребезне кабатлыйбыз.

Ә нәтиҗәдә, мин «риза булып бардым» сүзе урынына «хатын булып бардым» дип әйттем.

Ренат исә хәзрәтнең «Ренат әфәнде, сез Илгиз кызы Дилбәрне хәләл җефетлеккә риза булып алдыгызмы?» – дигән соравына: «Үземнең теләгем белән Илгиз Дилбәр кызын алдым», – дип кабатлады», – дип яза ул видео янына.

Әле ярый рәхәтләнеп көлешкән халыкны зыялы хәзрәт бик тиз генә тынычландыра. «Кеше каушый, җәмәгать. Мондый хәлләр була, бернәрсәсе дә юк», – дип дәвам итә ул никах мәҗлесен.

«Ничек күңелле никах. Гомерлеккә истә калырлык булган», «Сез бигрәк сөйкемлеләр», «Бәхетле гомер кичерегез. Бу видеоны караудан ничек туктарга», – дип көлешкән блогерның дуслары да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100