news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Популяр блогерның ире махсус операциядән кайткан

news_top
Популяр блогерның ире махсус операциядән кайткан
социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдә ашарга пешерү турында блог алып баручы Гөлнара Габдуллинаның ире махсус операциядән чираттагы ялга кайтып төшкән. Блогерның тормыш иптәше хәрби фельдшер булып хезмәт итә, ул махсус операция башлану белән үк киткән иде.

Гөлнара ирен каршы алганны видеога төшереп, үзенең сәхифәсенә куйган. Саматны ул 2 кызы белән бергәләп каршы алган. Кадрларда: шатлык күз яшьләре һәм ихласлык. Әтиләре сабыйларын кысып-кысып кочаклый, кочагыннан чыгармый тора, ахырдан тормыш иптәшенә дә, кызларына да чәчәк бәйләмнәре бүләк итә.

Әлбәттә инде, бу ролик блогерның язылучыларын да битараф калдырмаган.

«Берүк бетсә иде бу мәхшәр. Барысы да өйләрендә булсалар иде, Ходаем»;

«Балакайларым… Елап утырам, туктый алмыйм. Бәхетле булыгыз, туктаса иде сугышлар. Башка аерылмаска иде»;

«Елатты, Гөлнара. Мин сезгә гаилә иминлеге теләп калам», – дип матур теләкләрен язалар алар Габдуллиннар гаиләсенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар