news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар гаиләсендә кайгы

news_top
Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар гаиләсендә кайгы
Фото социаль челтәрдән алынды

Актаныш районы Пучы авылында яшәүче популяр блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар гаиләсенә кайгы килгән. Алар бүген Иршатның әтисен соңгы юлга озата. Бу хакта блогерларның якын дусты, җырчы Айгөл Шәйхетдинова язды.

«Авыр кайгыгызны уртаклашабыз, җаныйларым. Менә сезнең дә әти китеп барды. Илдус абый… Урының җәннәт түрләрендә булсын. Үткән-киткәндә кереп, күрешеп калдык. Рәтләнгән дә кебек идең. Теге кура җиләген генә алып булмады синең кулдан», – дип яза, үзе дә әле күптән түгел генә әтисен җирләгән Айгөл.

Илдус абыйда яман чир табылуы хакында Юлия белән Иршат әле гыйнвар аенда гына социаль челтәрдә сөйләгән иде. Санаулы көннәр эчендә Илдус абыйны мәкерле авыру арабыздан алып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар