Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр блогерлар икенче тапкыр әти-әни булачак

news_top_970_100
Популяр блогерлар икенче тапкыр әти-әни булачак
Социаль челтәрләр

Популяр блогер һәм алып баручы Айназ һәм Айдар Габидуллиннар икенче тапкыр әти-әни булачак. Алар әлеге матур яңалыкны сәхифәләрен карап баручыларга шундый ихлас видео аша җиткергәннәр.

Роликта, үзе дә белмичә, Айдарның әнисе дә катнаша. Видеода булачак әбинең хис-кичерешләре генә түгел, аның килененә карата булган аерым бер җылы мөнәсәбәте дә сокландыра.

Өйгә кайтып кергән мизгелдә, Айдар әнисе ишетелерлек итеп хатынын үрти башлый.

«Корсагың күренеп тора, матурым, симереп киткәнсең что ли?» – ди ул аңа.

«Булмас сүз сөйләмә әле. Кит моннан. Алдыңнан артың күренеп тора, дисәң инде. Кая корсагы? Кешенең эчәге булырга тиештер бит ул. Миңгерәү, син тиле сүзләр сөйлисең дә, аннан Айназ диетага утыра», – дип, бөтен көченә киленен якларга керешә әни кеше.

Үзара елмаешып, Айназ белән Айдар әниләрен үз яннарына чакырып алалар. Айназның эченә кулын куйдыралар һәм тиздән дөньяга аның икенче оныгы аваз салачагын хәбәр итәләр.

«Чынлапмы, балакайларым. Әстәгъфирулла. Молодцыыы. Ярабби, исән-сау булып, бөтен ягы төгәл булып дөньяга килсен», – дип, шатлык күз яшьләрен тыеп тора алмый Минзилә апа.

Әлеге видеодагы хис-кичерешләр блогерларның язылучыларын да таң калдырган. «Сезнең белән бергә еладык», «Мин дә елап беттем. Үз балаларыбыз булып беткәнсез бит, блогер кызлар. Барыгыз өчен дә сөенеп утырабыз, анннан бергәләп бәбәй үстерәбез»; «Бернинди ясалма гендер-патилар да кирәкми. Шундый чын хисләр», – дип язалар аларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100