Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр блогер махсус операциядәге хәрбиләр өчен машина сатып алган

news_top_970_100
Популяр блогер махсус операциядәге хәрбиләр өчен машина сатып алган

«Җәмилә апа» образындагы шаян вайннары белән танылган Уфа блогеры Эльвина Сибагатова, сәхифәсен карап баручылар белән берлектә, махсус операциядәге хәрбиләргә тентлы «УАЗ» машинасы сатып алган. 370 мең сумнан артыграк акчаны блогер айдан артык вакыт эчендә җыйган.

«УАЗ» безнең хәрбиләргә китә. Ниһаять, Аллаһка мең шөкер, без моны булдырдык. Бик зур эш эшләдек. Хөрмәтле «подписчик»ларым, бу – безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе», – дип сөйләгән блогер сәхифәсендә. «Читтә калмаганыгыз өчен зур рәхмәт. Минем блогер дусларыма да зур рәхмәт, сораганны да көтми ярдәм иттеләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын, дуслар. Ходай Тәгалә үзегезне зурласын. Бу машинаның егетләребезгә файдасы тисен. Исән-сау, үз аякларында әйләнеп кайтырга язсын. Тизрәк дөньяларыбыз тынычлансын иде», – ди ул.

«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез», – дип, махсус операция зонасына кузгалачак машина кузовының эченә дә язып куйган «Җәмилә апа».

Эльвинаның туган ягыннан мобилизацияләнгән хәрбиләргә беренче генә ярдәм күрсәтүе түгел. Ул моңа кадәр дә гуманитар ярдәм җыю игълан итеп, солдатлар өчен берничә тепловизор сатып алган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100