Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр алып баручының хатыны турында: «Машина кытайский, хатын немецкий синең»

news_top_970_100
Популяр алып баручының хатыны турында: «Машина кытайский, хатын немецкий синең»
социаль челтәрләр

Популяр алып баручы Газинур Фәйзуллин социаль челтәрләргә үзенең тормыш иптәше белән төшкән фотосын куйган. «Подписчик»ларының игътибары, беренче булып, Регинага юнәлгән. Аның эффектлы тышкы кыяфәте, әллә каян күренеп торган формаларына ишарәләп, алар Газинурга:

«Кинәт килеп чыккач, маникен белән төшкәнсең дип торам», «Чынмы ул?», «Миңа гына кабартылган курчак булып тоелдымы? Гафу, ачуландырсам», – дип язып калдыралар.

Коллегасы Ирек Фатыйхов исә: «Машина кытайский, хатын немецкий синең», – дип шаярткан. (Шушы көннәрдә генә Газинур Кытай машинасына күчеп утыруы хакында хәбәр иткән иде.)

«Хатын итальянка бит минем, Апас районыннан», – дип җавап кайтарган аңа Газинур.

Чынлыкта, Газинур Фәйзуллин тормыш иптәшенең ясалма булуы турында гел әйтеп торуларына ияләшкән инде. «Интертат»ка интервьюда ул: «Андый сүзләргә карасам, мин Регина белән яшәмәгән булыр идем. Кешегә сөйләргә генә булсын. Әгәр дә чибәр, күз төшәрлек булмаса, аның турында сөйләп тә тормаслар иде. Матур булганга күрә игътибар үзәгендә. Мин үзем, мәсәлән, ясалган ни, ясалмаган ни, беркайчан да кешене тикшереп, комментарий калдырмыйм. Бу – кешенең тәрбиясезлеген күрсәтә», – дип сөйләгән иде.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100