Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр алып баручы операция кичергән

news_top_970_100
Популяр алып баручы операция кичергән
социаль челтәрләр

Популяр алып баручы, җырчы Инсаф Мәрданов хастаханә палатасыннан элемтәгә чыкты. Бүген артистның аягына операция ясаганнар. Ул үзе өчен борчылып торган язылучыларына, тыңлаучыларына хәле турында һәм бу операцияне инде күп еллар элек ясатырга тиеш булып та, сузып йөрүе хакында сөйләде.

Сәлам, дуслар барчагызга, борчылып торганнарга. Әле генә операциядән чыктым. Барысы да яхшы. Система астында ятам, операция әйбәт үтте сыман. Әлегә гәүдәмнең аскы өлешен тоймыйм. Бүген миңа көне буе ятарга гына куштылар.

Мин моннан 9 ел элек гаражда чүгәләп утырган килеш хәйран авыр әйбер күтәргән идем. Урынына кереп җитмәгән кебек булгач, машина бамперын күтәрдем, дөресен әйтсәк. Шунда «шык» иткән тавыш ишетелде, тез авыртып китте. Торып аякка бастым да, егылдым да.

Аннан соң саклана торган әйберләр киеп, берәр ай йөргәч, аяк нормальләште, онытылды. Ләкин авыр эш эшләсәм, йөгерсәм, чүгәләп эшләсәм, кичкә таба үзен сиздерә. Мин даими МРТ ясатып тордым. Табиблар операция кирәк булуы турында әйтә килделәр. Хәзер менә вакыты җиткәндер, күрәсең, – дип сөйләде Инсаф социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100