Популяр актер һәм язучы гастрольләр вакытында вафат булган
Николай Шадрин Курском өлкә драма театры коллективы белән бергә Владикавказда гастрольләрдә булган. Ул бу коллективта 1977 елдан бирле эшләгән.
Актер һәм язучы Николай Шадринга 71 яшь була. Ул «Голодранцы и аристократы», «Дикарь», «День рождения кота Леопольда» спектакльләре аша таныш. Актер булудан тыш ул 13 әсәр авторы да буларак билгеле. Тумышы белән ул Красноярск краеннан. Шадрин үзен Аксаковлар нәселеннән дип әйтә торган була. Ул Виктор Астафьевның да туганы. 2006 елда "Литературная Россия" газетасы илнең иң популяр язучылары исемлеген төзи. Беренче урында Борис Акунин булса, Николай Шадрин 14 урында була. Шадрин "Я чайка", "Бог простит", "На перекатах" һ.б. китаплар авторы.