Попугайларның уникаль сәләте бар – алар әйләнә-тирәдәге тавышларны һәм сөйләмне кабатлый ала. Аларның тавыш аппаратының бу үзлеге авазларны, сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кабатларга мөмкинлек бирә. Бу турыда Фактлар сайтында язылган.
Попугайлар чынлыкта күп кенә канатлы кошлардан акыллырак, ә кеше сөйләмен имитацияләү сәләте баш миенең төзелеше үзенчәлекләре белән бәйле. Нейрофизиологлар аларның баш миендә башка кошларда булмаган участок тапкан. Шуның нәтиҗәсендә алар әйләнә-тирәдән ишеткән авазларны кабатлый ала. Бу – башка кошлар, хайваннар тавышы һәм, әлбәттә инде, кеше сөйләме.
Галимнәр ачыклаганча, сайрар кошлар һәм попугайларның баш миендә «өйрәнү үзәкләре» бар. Алар кошларга авазларны истә калдырырга һәм кабатларга мөмкинлек бирә. Попугайларда бу «өйрәнү үзәкләре» башкача – алар нейроннарның күпкатлы тышчасы белән капланган. Тышча калынрак булган саен, попугайның сүзләрне истә калдыру сәләте югарырак. Кайсыбер очракта алар өйрәнгән сүзләренең мәгънәсен дә «аңларга» мөмкин.
Попугайлар – социаль кошлар, алар төрле авазлар һәм ишарәләр ярдәмендә үзара аралаша. Өйдә яши торган попугайлар кешеләрне дә «үз көтүендәге иптәшләре» итеп кабул итә, алар белән аралашырга маташа, шуңа күрә әйләнә-тирәдәгеләр реакция бирә торган авазларны кабатлыйлар.
Ләкин барлык попугайлар да сөйләшми. Кайберләре имитациягә сәләтле түгел, башкалары сөйләм белән кызыксынмый. Сөйләшү попугайның төренә, яшенә, шәхси үзенчәлекләренә дә бәйле, диелә хәбәрдә.