news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидорны чыныктырабыз: уңышны чиләкләп җыярлык булсын

news_top
Помидорны чыныктырабыз: уңышны чиләкләп җыярлык булсын

Помидор – җылы ярата торган культура. Аны түтәлгә чыгарып утырткач, салкын тимәсен өчен чыныктырырга кирәк, дип яза Белновости.

1. Форточканы ачып куеп, үсентеләрне шуннан ерак түгел урынга куеп алырга – һава йөрерлек булсын, билгеле, салкын тимәве шарт.

2. Үсентеләрне балкон-лоджиягә ярты сәгатькә чыгарып алырга. Балконга җил кермәскә тиеш.17-18 сәгать тирәсендә чыгару кулай.

3. Балконга чыгару вакытын озайтабыз – ике сәгатькә җиткерәбез.

4. Помидор үсентеләре торган урынның температурасын акрынлап төшерергә кирәк. Башта 24 градус тирәсе, аннары – 22, 20, 18 градус.

5. Чыныгуның азагында температура 14 градус булырга тиеш.

Түтәлгә чыгарып утыртыр алдыннан бер атна су сипмәскә киңәш итә сайт. Түтәлгә утыртасы көнне аз гына хлорлы калий өстәлгән суны күп итеп сибәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар