Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидорларны фитофторадан ничек сакларга?

news_top_970_100
Помидорларны фитофторадан ничек сакларга?
Рамил Гали фотосы

Томатларны фитофторадан саклау өчен, даими профилактика уздырып торырга кирәк. Бу хакта киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Фитофтора барлыкка килүне кисәтү өчен, даруханәдә сатыла торган гап-гади йод ярдәм итә.

5 тамчы йодны 10 литр суда болгатып, ике атнага бер тапкыр помидорларның яфракларына сиптереп торырга кирәк. Ә инде помидорлар зарарланган булса, 10 тамчы йод кирәк була.

Моның нәтиҗәсен ныгыту өчен, йод белән эшкәртүне сарымсаклы су сиптерү белән чиратлаштырырга кирәк.

Әгәр инде сиптереп йөрергә вакытыгыз булмаса, теплицага капкачлары ачылган йод савыты куярга кирәк. 12 квадрат метр мәйданга 10 мл лы 4 шешә җитә.

Шулай ук йодлы суны тамырларына сибәргә дә киңәш ителә. Рассаданы теплицага утыртырга 2 атна кала беренче тапкыр йодалы су сибәргә кирәк. 3 литр суга 1 тамчы йод салына.

Икенче тапкыр йодлы суны инде үскән үсемлеккә сибәргә кирәк. 10 литр суга 3 тамчы йод салына, бер төп үсемлеккә 1 литр эремә сибелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100