Табигый булмаган саргаю помидорларны тәмсезләндерә. Агроном Петр Синьковский моның сәбәбен әйткән һәм киңәшләрен биргән. Бу турыда «АиФ» яза.
Кагыйдә буларак, өлгергән помидорларның өске ягында, койрыгы тирәсендә «дөрес булмаган» сарылык күзәтелергә мөмкин. Бу урында помидор катылана, тәмсез була. Аны консервлау өчен кулланып булмый.
Помидорлар артык җылынса, шушы хәл килеп чыгу ихтимал. Яфракларын артык алып атсагыз, күп итеп ботакларын киссәгез, помидорлар артык җылына башлый. Яфраклар җитмәгәч, помидорлар каплаусыз кала, аларның үсеш һәм буяу процессы бозыла. Яфракларны артык алып ташларга ашыкмагыз!
Тагын бер сәбәп – калий җитмәү. Помидорга кызыл төс бирә торган ликопин дигән матдә синтезы өчен калий кирәк. Бу очракта помидорларга калий сульфаты яки агач көле сибәргә була. 200 г көлне 10 литр суда 12 сәг төнәтегез. Аннары 1 үсемлеккә 1 литр сибеп чыгыгыз.
Кальций артык булса да помидорлар саргая. Нәкъ менә кальций калий үзләштерүне тоткарлый. Шуңа күрә баланс сакларга кирәк.
Тагын бер әйбер – туфракның әчелеген карагыз. Артык әче туфракта помидорлар саргая. Туфракны нормага китерү өчен, бу очракта доломит оны кулланырга була.
- Уңыш мул, помидорлар зур булсын өчен нәрсә сибәргә?