news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидорлар өлгергәндә шартлап ярыла башласа нишләргә?

Ярылган помидорларны саклап булмый инде, алар бик тиз бозыла.

news_top
Помидорлар өлгергәндә шартлап ярыла башласа нишләргә?
https://pixabay.com

Кызара башлагач, помидорлар ярылырга тотынырга мөмкин. Гадәттә, теплица помидорлары ярыла. Моның сәбәбе — суны дөрес сипмәү. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Беренчедән, бераз өлгерә башлаган помидорларга бик еш су сибү аркасында яшелчәләр ярыла башлый.

Икенчедән, эссе һава булганда помидорга су сибәләр дә, урамда һава кискен генә түбәнәеп китә. Шул чакта да помидорлар ярыла. Шуңа күрә теплицаны даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Помидорларга суны кич кенә сибегез.

Өченчедән, урамда һава температурасы кискен төшкән очракта, суны сирәгрәк сибәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар