Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан тиз ясала торган катлы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: краб таякчыклары, помидор, йомырка, чипсы. Шушы тәртиптә салып, катлы салат ясарга, һәр кат саен майонез «рәшәткәсе» сызарга.
Чипсыларны кул белән вакларга һәм өстәлгә чыгарыр алдыннан гына салат өстенә салырга.
«Бер, ике, өч» дигәндә салат әзер.