news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидор үскән туфракны ничек ашларга?

news_top
Помидор үскән туфракны ничек ашларга?
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Помидор үскән түтәлләргә көзен ашлама кертергә, дезинфекцияләргә кирәк. Бу турыда «Мир» каналы хәбәр итте.

Агроном сүзләренчә, бу урынга горчица чәчү хәерле. Ул тиз шытып чыга, туфракны зарарсызландыра, аңа яхшы йогынты ясый.

Помидорларны алгач, җирне тигезләгез, ләкин өске катламын алмагыз. Кечкенә генә буразналар ясагыз, төбен тыгызлагыз, күп итеп горчица орлыгы сибегез. Аннары алар өстенә биогумус (туфракта өлгерә торган ашлама) салыгыз. Бу ашлама горчицаны капларга тиеш. Аннары компост салыгыз һәм өстенә су сибегез.

Сидератлар 2-3 атна эчендә шытып чыга. Аннары аларны дөрес итеп туфракка күмәргә кирәк. Плоскорез (билгеле бер почмак ясап бөкләнгән металл пластина, кисә торган яклары бик нык кайралган була) кулланып, өстен кисеп, туфрак белән катнаштырыгыз. Үсемлекләрнең бер өлеше өстә, бер өлеше туфракта калырга тиеш, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар