Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор үсентесен ашламасыз ничек үстерергә?

news_top_970_100
Помидор үсентесен ашламасыз ничек үстерергә?
Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина «Телеграм» каналында помидор үсентесен тәрбияләү турында киңәшләрен бирә.

«Помидор үсентеләре ник хәлсез, нечкә булып үсә?» – дип сораганнар блогердан. 

«Фотолар җибәрүләрен сорадым. Контейнерга аз гына, ярты савыт кына туфрак салганнар, һәм 16-20 төп помидор үсентесе утыра. Менә кечкенә стаканда утырган помидорны карагыз һәм 5 литрлы савытка утыртылганын карагыз. Икесе дә бер үк көнне утыртылган. Кечкенә савыттагысына туклану җитми, кечкенә булып утыра, ә зур савыттагысы «пасынок» җибәргән. Ул ян ботаклар үсентенең көчле булуы турында сөйли. 

Нинди ашлама? Туфрак салырга кирәк. Беркайчан да ашлама, стимуляторлар салмыйм да, сипмим дә. Ашлама белән үскән яшелчә кибеттә дә бар. Үземнеке, файдалы, тәмле, зарарсыз булсын дип тырышабыз бит инде. 100 грамм туфрак салып, ничек әйбәт үсенте үстереп булсын инде», – дип киңәшләрен биргән авыл тормышын яктыртучы, бакча эшләре турында киңәшләр бирүче блогер Лилия ханым.

Лилия ханым помидор үсентеләрен бакчага яки теплицага күчергәч тә, тукландыру өчен, кычыткан төбендәге туфракны өстәп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100