
Урта полосада яшәүчеләр барыннан да бигрәк томатларда фитофтороз булудан курка. Бу юкка түгел, әлеге гөмбәчек 2-3 көн эчендә үсемлекне тулысынча үтерергә мөмкин. Әмма фитофтороз җәй уртасында башлана, ә хәзер, июньдә, томатларга башка авырулар яный. Бу хакта «Аргументы и факты» газетасы яза.
Макроспориоз
Томат рассадасын ачык туфракка күчереп утыртуга ук (тик еш кына күчереп утыртканнан соң 1-2 атнадан соң) аңа макроспориоз (альтернариоз) һөҗүм итә – помидорның аскы яфракларында көрән таплар барлыкка килә дә үсемлекнең өске өлешенә бик тиз үрмәли. Шуңа күрә помидорларның аскы яфраклары еш кына таплы һәм коры була.
Ончыл чык (мучнистая роса)
Шулай ук ончыл чык та була (бигрәк тә теплицаларда), ул яшь яфракларны зарарлый. Бу авырулар үстерү шартларын әз генә бозганнан да яки вакытлы профилактика булмаса килеп чыга.
Ничек дәваларга?
Гөмбәчек авырулары төрле булса да, алар бертөрле дәвалана. Үсентеләрне ачык туфракка күчереп утыртырга 4-5 көн кала, фунгицидлар сиптереп, туфракны эшкәртеп чыгарга кирәк. Болар теләсә кайсы бакчачылык кибетләрендә сатыла, иң мөһиме – ялган препаратлар эләкмәсен.
Алга таба, макроспориоз билгеләре юкка чыкканчы, һәр 10-15 көн саен эшкәртеп торалар. Әгәр авыру билгеләре юк икән, айга 1-2 мәртәбә, яңгырлы һава торышында яки яңгыр явып киткәч эшкәртергә кирәк. Шушы ук схема җәйнең икенче яртысында, томатларны фитофтороздан саклау өчен дә кулланыла.
Гөмбәчек препараттагы актив матдәгә ияләшмәсен өчен, аларны һәр эшкәрткән саен чиратлаштырырга кирәк. Гөмбәчек патогеннары препаратларга тиз ияләнә, һәм авыруны бел бер үк чара кулланып җиңеп булмый.
Микоплазмалы авырулар
Томатлар өчен вируслы һәм микоплазмалы авырулар да куркыныч тудыра. Алар бик тиз күчә һәм яңа төбәкләргә тиз тарала. Климат әкренләп җылына, һәм, көньяк үсемлекләре белән бергә, илнең көньягына гына хас булган авырулар төньякка да күчә.
Мәсәлән, столбур дип аталган микоплазмалы авыру. Элек ул бары тик көньякта гына таралса, хәзер исә үзәк полосада да очрый.
Үсемлекне вирустан яки микоплазмадан дәвалау мөмкин түгел диярлек, зарарлануны һәм таралуны кисәтү җиңелрәк. Шуны истә тотарга кирәк, авыруны еш кына бөҗәкләр тарата. Бигрәк тә үлән бете, көя һәм цикадка вирусларны актив тарата.
Күпьеллык чүп үләннәре дә өстәмә куркыныч тудыра – эт эчәгесендә, билчәндә вируслар озак саклана һәм алардан томатларга күчә ала. Шулай ук томатны бәрәңге янәшәсенә утыртырга ярамый – бу ике үсемлек тә охшаш авыруларга бирешүчән һәм бер-берсен бик җиңел зарарлый.
Шуңа күрә вируслар һәм микоплазма белән төп көрәш – бу авыруларны таратучы бөҗәкләрне инсектицидлар белән юк итү. Нәтиҗәле схема мондый – үсемлекләрне ачык туфракка күчереп утыртырга 5 көн кала эшкәртү һәм шул вакытта яшь яфраклар бер ай буе корткычлардан сакланган була.
Вируслар механик юл белән дә – кораллардан, перчаткалардан, киемнән, хәтта кулдан да күчә. Сабак әз генә зарарланса да, эченә инфекция керә ала. Шуңа күрә куакларны даими карап торырга, авыру үсемлекләрне үз вакытында юкка чыгарырга һәм алар арасындагы ераклыкны саклау да мөһим, диелә хәбәрдә.