Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор тозлау(рецепт)

Тукай районының "Якты юл" газетасыннан салкын суда помидор тозлау рецептын тәкъдим итәбез. Ә Чаллыдан Гүзәл Шаһигәрәева помидорны кишер яфрагы белән тозларга киңәш итә. Шул хәтле тәмле, банкалар атмыйлар да, яхшы торалар, ди әнисе рецептын тәкъдим итеп.

news_top_970_100
Помидор тозлау(рецепт)
1. 1 кг помидор, 30 г укроп, 2 чия, 2 карлыган, 3 лавр яфрагы, 1,5 литр су, 1 аш кашыгы тулыр-тулмас коры гәрчич, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 6-7 түгәрәк кара борыч, 1,5 аш кашыгы тоз.

Артык өлгермәгән помидорлар алабыз, юабыз һәм коры банкага тутырабыз. Помидорлар белән аралаштырып, яфраклар салабыз.

Помидорның өстен тишеп, сарымсак куярга да мөмкин. Суга тоз, шикәр комы, борыч салып, кайнатып чыгарабыз, аннары гәрчичне салып эретәбез. Су суынып беткәч кенә банкадагы помидор өстенә коябыз. Капрон капкач белән каплыйбыз һәм 1 көн салкынча урында тотабыз. Аннары суыткычка яки базга куярга кирәк.

Өстенә кайнар су коймагач, файдалы матдәләр күбрәк саклана.

2. 3 л.банкага - 12 кишер яфрагы, 1 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы. Банкага помидорларны тишкәләп, тыгызлап тутырырга, 15 мин. остенә кайнар су салып тотасы. Аннары шул суны бушатып, икенче савытка 7 аш калагы шикэр комы. 1 аш калагы тоз салырга.
Су кайнап чыгар алдыннан, 2 аш калагы 9% уксуc салып, кайнатып чыгарырга. Шул рассол белән банкаларны тутырырга да, ябып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100