news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидор тизрәк өлгерсен өчен июньдә нинди ашлама сибәргә?

news_top
Помидор тизрәк өлгерсен өчен июньдә нинди ашлама сибәргә?
Рамил Гали

Помидорларның өлгерүен тизләтү һәм фитофтора авыруын булдырмас өчен июньдә бор белән ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Борлы ашлама сипкәч, серкәләнү процессы яхшыра, помидорда витаминнар арта, тәме яхшыра, уңыш арта.

Бор помидорга бөтен үсеш чорында кирәкле матдә санала. Бор җитешмәсә, помидорларда җимшәннәр коела яки бөтенләй барлыкка килми.

Моның өчен бор кислотасын кулланалар.

Бор җитмәүне авырулар белән бутарга ярамый. Шуның өчен яфракларын күзәтеп торыгыз. Сәламәт куакта яфраклар куе яшел төстә була, тимгелле яфраклар булмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар