
Әгәр томатлар куакта кызарырга ашыкмаса, бу процессны тизләтеп була. Бакчачы Игорь Кириллов тәкъдим иткән ысуллар теплицада да, ачык туфракта да үскән томатлар өчен ярый. Әлеге киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.
Кычыткан төнәтмәсе сиптерү. 6-7 зур кычытканны 10 литр суга салып, 2 көн төнәтергә кирәк. Суны кайнатып, шул ук күләмдәге кычыткан салырга да була. Суынгач, сөзеп, пульверизатор ярдәмендә помидорларга сиптерегез.
Йод эремәсе сиптерү бланжевый һәм көрән томатлар кызаруына яхшы ярдәм итә. Йод эремәсен болай ясарга: 10 литр җылы суга 40 тамчы йод салып болгатырга. Бу эремәне томатларга яңа, чиста себерке ярдәмендә сибәргә киңәш ителә – үсемлекләргә микроблар кермәсен өчен.
Марганцовка эремәсе сиптерү. Нык алсу төстәге эремә әзерләргә, марля аша сөзәргә (марганцовка кристаллары яфракларга һәм җимешләргә эләкмәсен өчен). Пульверизаторга салып, 2 көн рәттән – иртән һәм кичен – томатларга сиптерергә. 1 куакка якынча 1,5 литр эремә җитә.
Сода эремәсен атнасына 1 тапкыр сиптерү томатларның өлгерүен генә түгел, тәм сыйфатын да яхшырта. Эремә болай ясала: 1 литр суга 1 чәй кашыгы аш содасы.
Томат куакларын көл эремәсе белән ашлау. 10 литр суга 2 стакан көл салып болгатырга, 1 литр исәбеннән һәр куакка сибәргә.
Бор кислотасы сиптерү. Ярты чәй кашыгы (өемсез) бор кислотасын кайнар суда эретергә. Барлыкка килгән концентратны 10 литр суга салып болгатырга.
Энә белән тишеп чыгару. Ботакка ябышкан урын тирәсе аксылланган томатларга булавка белән берничә тишек ясарга. Мондый микротравма кызаруны 7-10 көнгә тизләтергә булыша.