Помидор тиз пешеп өлгерсен өчен киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.
- Помидорның ботакка береккән урынына очлы таяк (зубочистка) белән 2-3 тишем ясарга.
- Ботакта үсеп торган помидорларны полиэтилен пакетка урнаштырырга, пакет эченә банан кабыклары салырга. Пакетны бәйләп куярга. Помидор пешә башлагач, пакетны алырга.
- Спиртлы инъекция ясарга. Шприц ярдәмендә һәр помидорга 0,5 мл аракы "кадарга".
- Ботактагы помидорларга аш содасы салынган эремә сиптерергә. Атнага бер тапкыр шундый эремә сипсәң, помидор тәмлерәк тә була. Эремәне 1 л суга 1 чәй кашыгы сода салып ясарга.
- Агач көле эремәсе сипсәң, помидорлар баллырак булыр. Эремәне 1 стакан көлгә 10 литр җылы салып ясарга. 1 төпкә 2 атнага бер тапкыр 1 литр эремә сибәргә кирәк.
- Әгәр помидор куагын бераз өскәрәк тарттырып куйсаң, помидор тизрәк кызара, тик тамырлары өзә күрмәгез.