news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидор согында кыяр салаты рецепты

news_top
Помидор согында кыяр салаты рецепты
Ләйсән Вәлиева фотосы

Бөтен килеш тозларга яраксыз кыярларны тураклап, помидор согында маринадларга була. Помидор һәм кыярдан әлеге кабымлык бик җиңел әзерләнә.

Салат өчен кирәк: 4 килограмм помидор, 2 килограмм кыяр, 100 грамм сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы кызыл борыч, бер бәйләм петрушка, 4 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 150 грамм көнбагыш мае.

Беренче эш итеп, помидорларны юарга һәм иттарткычтан чыгарырга.

Кыярларны юарга һәм 0,5-1 сантиметр калынлыктагы түгәрәкләргә кисәргә.

Газ плитәсенә тирән кәстрүл куеп, помидорны кайнатып чыгарырга, күбеген алырга. Аннары помидор согына кыярларны салырга һәм кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерергә.

Шуннан соң тоз, шикәр, кызыл борыч, сытылган сарымсак, вак кына туралган петрушка (шулай ук киптерелгән башка тәмләткеч үләннәр дә кушарга була) өстәргә һәм тагын 5 минут кайнатырга. Азактарак көнбагыш мае һәм аш серкәсе салырга.

Әзер салатны кайнар килеш стериль банкаларга тутырырга, калай капкач белән ябарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар